news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Нефтекама шәһәрендә гармунга мәдхия җырладылар
Нефтекама шәһәрендә “Уйнагыз, гармуннар!” исемле бик матур бәйрәм булып үтте
Скопировать ссылку
(Уфа, 3 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Татарстан белән күрше Нефтекама шәһәрендә “Уйнагыз, гармуннар!” исемле бик матур бәйрәм булып үтте.
Чын милли бәйрәмебезне шәһәрнең татар милли-мәдәни үзәге оештырды. Нефтекама шәһәренең генә түгел, ә шушы якын тирә төбәк районнарының да уртак тантанасына әйләнде ул. Бәйгедә Краснокама, Чакмагыш районнарыннан, Дүртөйле шәһәреннән дә оста гармунчылар катнашты.
Бәйрәмне иң өлкән яшьтәге гармунчылар башлап җибәрде. Чакмагыш районының Тайняш авылында туып үскән 77 яшьлек Нәҗип Вәлиев 7 яшеннән үк гармунда уйный икән. Әлеге фестивальдә дә ул үзенең маһир гармунчы булуын раслады.
Илеш районыннан Глүзә Насыйбуллина, Балтач районыннан Мөнзилә Билалова, Яңавыл районыннан Зикаф Аллаяров, Борай районыннан Хәмдүнә Тимергалиеваның абыйсы Фәнәви Тимергалиев, Нефтекамадан Лирус Бәхтиевлар баянда, тальянда, “хромкада” өздереп уйнаганда, күп тамашачыларның күзләренә яшьләр килде, хәтта.
Өлкәннәрне урта буын моң ияләре алмаштырды. Гармунның серләрен ача белүче Ринат Апачев, Шамил Әхмәтов, Радик Хәйруллин, Гөлфәт Зыятдинов, Зөлфия Әхмәтҗановалар үзләренең виртуоз дәрәҗәсендәге осталыклары белән сокландыра.
Яшьләр һәм балалар чыгышлары да гармунның бүгенге көндә дә популяр уен коралы булуын күрсәтте. Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгеннән “Ирәндек” халык уен кораллары ансамбленә йөрүче яшь-җилкенчәкнең чыгышлары да күңелләргә май булып ятты. Музыка мәктәбенең баян классы укучылары да татар көйләрен бик оста башкарды.
“Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме 16 нчы санлы урта мәктәпнең “Йолдызчыклар” ансамбле башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Ә залда утыручы милләттәшләребез бу җырга үзләре дә кушылып, милли гимныбызны башкаргандай, дәртләнеп, аягурә басып җырлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot