news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нефтекама шәһәрендә бер ир-ат суда йөзгән аккошны аткан

Закон бозган ир-атка 200 мең сумга кадәр штраф белән 6 айга кадәр кулга алыну яный.

Нефтекама шәһәрендә бер ир-ат суда йөзгән аккошны аткан
Михаил Захаров/архив

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Нефтекама участок инспекторы Карман сусаклагычында сумкасына аккош салган ирне тоткарлаган. Кошны ул башта атып үтергән, аннары судан кереп алган. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Соңрак ачыклануынча, 58 яшьлек кешенең коралга рөхсәте бар, ә ауга чыгу лицензиясе юк икән.

Тоткарланучының сүзләренчә, ул суда йөзүче кошларны күргән һәм, аларны казлар дип уйлап, аткан.

"Ир-атны полиция участок уполномоченные тоткарлаган. Бу турыда авыл кешеләре шалтыратып әйткән»,  диделәр республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Полицейскийлар аучыдан корал, патроннар һәм гильзалар алган. Закон бозган ир-атка 200 мең сумга кадәр штраф белән 6 айга кадәр кулга алыну яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot