news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нефтекама шәһәрендә «Туган телләр укытучысы – 2023» конкурсы башланды

1 декабрьдә Бакшортстанның Нефтекама шәһәрендә 13 нче мәктәптә «Туган телләр укытучысы – 2023» шәһәр конкурсының беренче туры узды. Конкурсант укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәткән ачык дәресләр күрсәттеләр, диелә «ВКонтакте»да Нефтекама шәһәрендә татар теле дигән төркемдә.

Конкурс талантлы, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, башкорт, татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучыларының педагогик осталыгын тарату максатыннан үткәрелә.

6 декабрьдә конкурсның 2 туры – мастер-класслар күрсәтеләчәк. Конкурсантлар үз эш системасының иң нәтиҗәле элементларын һәм туган телләрне өйрәнүдә кулланыла торган методик алымнарны тәкъдим итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100