news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нефтехимикта" - яңа тренер

Әлеге вазифага танылган белгеч Евгений Попихин билгеләнде

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ").Түбән Кама клубы танылган белгеч Евгений Попихин белән эшләячәк.

Алдагы елларда ул баш тренер вазыйфасында Швейцариянең «Фрибур-Готтерон» (2003-2005), Мытищи шәһреннән “Химик” (2007), Түбән Новгородның “Торпедо” (2008-2009, 2009-2010) һәм Екатеринбургның "Автомобилист" командаларында эшләгән. Попихин 2006-2007елларда Россия яшьләр җыелма командасын да җитәкләгән иде.

“Нефтехимик”ка килгән белгеч соңгы вакытта Хабаровскиның “Амур” командасында баш тренер вазыйфасын башкарды, дип хәбәр итә түбәнкамалыларның матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100