news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нефтехимик" овертаймда "Авангард" командасын отты

Түбән Кама хоккейчылары очколар саны буенча "Ак Барс"ны куып тотты.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). КХЛның даими чемпионатында Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары Омскида “Авангард” командасын отты.

Омскида узган матчның җиңүчесе овертаймда ачыкланды – “Нефтехимик” 3:2 (2:0, 0:2, 0:0, 1:0) исәбенә төгәлләнде.

“Нефтехимик”тан алкаларны Дамир Шәрипҗанов (12 нче минут), Павел Куликов (16 нчы минут) һәм Андрей Нестрашил (61 нче минут) кертте. Боз хуҗаларыннан гол авторлары булып Ансель Галимов (27 нче минут) белән Дмитрий Кугрышев (34 нче минут) танылды.

Әлеге җиңүдән соң Түбән Кама хоккейчылары очколар саны буенча бүген оттырган "Ак Барс" командасын куып тотты. Татарстанның ике командасы да 46 уеннан соң 82 очко җыйды.

Шунысы да игътибарга лаек: “Нефтехимик” капкачысы Илья Ежов бүген КХЛдагы йөзенче җиңүен бәйрәм итте.

4 гыйнварда “Нефтехимик” Ригада “Динамо” командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100