Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Нефтехимик” Мәскәүдә отты – Түбән Кама хоккейчылары өчен рәттән унынчы җиңү
“Нефтехимик” һәм “Динамо” командалары бер уенда икесенә тугыз алка кертте.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей командасы Мәскәүдә “Динамо”га каршы уйнады. “Динамо” – “Нефтехимик” уенында Түбән Кама хоккейчылары рәттән унынчы җиңүләрен яулады. Матч исәбе – 3:6.
Беренче период. Өченче минутта Павел Порядин “Динамо” капкасына алка кертте, исәп ачылды (0:1).
Икенче период. Өченче минутта Денис Казионов “Нефтехимик” өчен икенче алканы кертте (0:2). Берничә секунд үтүгә, “Нефтехимик” һөҗүмчесе Павел Куликов исәпне 0:3 итте.
Өченче период. Алтынчы минутта Юнас Энлунд “Динамо” капкасына дүртенче алканы кертте (0:4). Җиденче минутта “Динамо” уенчысы Андре Петерссон гол кертте (1:4). Унынчы минутта Мәскәү командасы һөҗүмчесе Даниил Тарасов командасының артка калышуын киметте (2:4).
Уникенче минутта “Нефтехимик” уенчысы Александр Брынцев алка кертте (2:5). Унбишенче минутта Райан Мёрфи Мәскәү командасы капкасына кергән алканың хуҗасы булды (2:6). Уен ахырына хәтле санаулы секундлар калганда, “Динамо” һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин гол кертте (3:6).
Командалар составы:
“Динамо”:
Еременко (Бочаров);
Тарасов – Шипачев – Яшкин, Хиетанен – Чайковски;
Петерссон – Полыгалов – Индрашис, Лямин – Миронов;
Моисеев – Ефремов – Кулемин, Огурцов – Аланов;
Брюквин – Игумнов – Алексеев, Волков – Зайцев.
“Нефтехимик”:
Барулин (Шарыченков);
Уайт – Митчелл – Порядин, Пайгин – Мёрфи;
Шиксатдаров ¬– Куликов ¬– Хәйруллин, Брынцев — Шәрипҗанов;
Падакин – Берглунд – Энлунд, Сергеев – Рясенский;
Казионов – Шәрифьянов – Черников Захарчук – Шәфигуллин.
“Нефтехимик” киләсе уенын 14 ноябрь көнне Ярославль шәһәрендә үткәрәчәк. “Нефтехимик” – “Локомотив” матчы 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз