news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нефтехимик» командасы Уфадагы турнирны җиңүдән башлады

Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы Астананың «Барыс» командасын җиңде.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Башкортстан Республикасы Кубогы» сезон алды турниры матчында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы Астананың «Барыс» командасын җиңде. Исәп: 5:2.

Җиңүчеләр арасында Андрей Сергеев ике гол, тагын берәрне Рафаэль Бикмуллин, Эмиль Галимов, Павел Куликов керткән.

  • «Башкортстан Республикасы Кубогы» турниры Уфада 25-28 августта уза. 26 августта түбәнкамалылар «Салават Юлаев» командасы белән уйный.

«Нефтехимик» (Түбән Кама) — «Барыс» (Астана) — 5:2 (0:1, 3:0, 2:1). Алка атучылар: Бикмуллин (23), Сергеев (24, 58), Галимов (28), Куликов (44) — Петерссон (8), Михайлис (42). Штраф: 8-10.

«Нефтехимик»: Макаров. Огурцов — Брынцев, Галимов — Куликов — Хәйруллин; Сергеев — Полашек, Пуустинен — Руохомаа — Няттинен; Шәрипҗанов — Фәткуллин, Здунов — Якимов — Шиксатдаров; Волгин — Семёнов, Аркалов — Бикмуллин — Михнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100