news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Нефтехимик" командасы очколар саны буенча "Ак Барс"ны куып җитте

Түбән Кама хоккейчылары бүген Астанада "Барыс" командасын отты.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Түбән Каманың “Нефтехимик хоккейчылары КХЛның даими чемпионатында “Барыс” командасын отты.

Астанада узган матч “Нефтехимик” файдасына 4:0 (0:0, 1:0, 3:0) исәбенә төгәлләнде. Боз хуҗалары капкасына алкаларны Эмиль Галимов (39 нчы минут), Деннис Эверберг (43 нче минут), Илдар Шиксатдаров (45 нче минут) һәм Богдан Якимов (47 нче минут) кертте.

“Нефтехимик” капкачысы Андрей Макаров сезонда беренче тапкыр үз капкасын коры калдырды.

Әлеге җиңүдән соң “Нефтехимик” очколар саны буенча “Ак Барс” командасын куып җитте – ике команданың да 43 матчтан соң 79ар очкосы бар.

25 декабрьдә “Нефтехимик” Новосибирскида “Сибирь” командасы белән очраша.

news_right_1
news_right_2
news_bot