news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Нефтехимик" командасы кунакта "Сочи" хоккейчыларыннан өстен чыкты

Юбилей матчында капкачы капкасын "коры" калдырды.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). КХЛның даими чемпионаты чираттагы уенында Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары кунакта “Сочи” командасын отты – 2:0.

Әлеге матчта “Нефтехимик” уенчысы Эмиль Галимов голга китергән ике нәтиҗәле пас бирде, ә Константин Барулин саклаган капкага голларны беренче һәм өченче периодта Дэн Секстон белән Илдар Шиксатдаров кертте.

Бүгенге матч “Нефтехимик” капкачысы, 30 яшьлек Илья Ежов өчен КХЛның даими чемпионатындагы 200 нче уен булды. Ул бу сезонда 5 матчта капкасын “коры” калдырды.

20 декабрьдә “Нефтехимик” үзендә “Ак Барс” белән уйный.

news_right_1
news_right_2
news_bot