news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нефтехимик» командасы ике хоккейчы белән төзелгән контрактны тагын бер елга озайтты

Шуңа да карамастан, Алексей Пузанов һәм Глеб Семенов Югары хоккей лигасында чыгыш ясавын дәвам итәчәк.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей клубы Алексей Пузанов һәм Глеб Семенов белән төзелгән контрактларны тагын бер елга озайтуы хакында игълан итте. Бу хакта клубның сайтында хәбәр ителә.

Бу сезонда уенчыларны Самараның Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы ЦСК ВВС клубына озатканнар.

Пузанов агымдагы сезонда 33 уен үткәргән, 3 гол керткән һәм 7 нәтиҗәле пас биргән. Семенов исә 37 матчта шундый ук нәтиҗәгә ирешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot