news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Нефтехимик" капкасына "Трактор" алты алка керткән

Бу - Түбән Кама хоккей командасының рәттән өченче җиңелүе.

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”) Чиләбедә “Трактор”га каршы уенда “Нефтехимик” Түбән Кама хоккей командасы җиңелде. Татарстанлылар капкасына көндәшләр тарафыннан 6 алка кертелде, “Нефтехимик” берне дә кертә алмады.

Исәпне 15 нче минутта Алексей Петров ачты. Киләсе алканы 28 нче минутта Александр Шаров кертте. 10 минуттан соң Юрий Ретров көндәшләр капкасына өченче алканы атты. Дүртенче һәм бишенче алка Константин Климонтов, Дерек Рой исәбенә язылды. Бер секунд кала “Нефтехимик”ның буш капкасына Шаров тагын бер алканы кертте. 

“Нефтехимик” рәттән өченче тапкыр җиңелә. “Металлург”ка (Магниторгск) 1:2, “Салават Юлаевка” (Уфа) 1:4 исәбе белән отырган иде.
 
«Трактор» – «Нефтехимик» – 6:0 (1:0, 2:0, 3:0).

news_right_1
news_right_2
news_bot