news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нефтехимик" хоккейчылары әзерлеклерәк иде – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы тренерлар штабы бүген яшь уенчыларга да мөмкинлек бирде.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Нефтехимик"ка каршы уеннан соң сезон алды контроль матчына үз бәясен бирде. Исегезгә төшерәбез, бүген “Ак Барс” хоккейчылары үз бозында буллит сериясендә “Нефтехимик” командасына оттырды (3:4).

"Нефтехимик" бүгенге периодка ныграк әзерлекле иде. Без шактый авыр эш иттек. Өченче периодта яхшы гына уйнасак та, төзәтәсе әйберләр бар әле. Алда сезонга кадәр турнирлар, яңа уеннар көтә, теория белән дә шөгыльләнеп булачак. Әлегә анысына вакыт җитмәде", – диде Билалетдинов. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерә.  

"Ак Барс" командасы тренерлар штабы бүген яшь уенчыларга да мөмкинлек бирде. Уенга яңа яшь хоккейчылар – Артем Осипов, Никита Язьков һәм Артем Михеев чыкты.

"Артем Осипов ошады, Никита Язьков та яхшы тәэсир калдырды. Артем Михеев ышанычлы уен күрсәтә башлады. Ләкин аңа башкаларда булмаган яхшы сыйфатларын эшкә җигәр өчен бераз үсәргә кирәк әле", – диде баш тренер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100