news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нефтехимик" хоккейчылары "Йокерит"ка оттырды

Түбән Кама командасының плей-оффка чыгу мөмкинлеге тагын да кими төште.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккейчылары Хельсинкиның "Хартвалл Арена" боз сараенда "Йокерит" командасына оттырды – 2:3.

Боз хуҗалары җиңү китергән алканы овертайм төгәлләнергә 6 секунд калганда кертте. Гол авторы – Мика Ниеми.

Финляндия клубы өчен бу рәттән дүртенче тапкыр уңышлы уен булды. Хәзер алар Көнбатыш конференциядә 8 нче урында бара. Даими чемпионатның соңгы турында "Йокерит" үзендә Казанның "Ак Барс" командасын кабул итә. Әлеге матчта кимендә 2 очко яуласа, Финляндия клубы плей-оффка чыгачак.

Ә "Нефтехимик" әлеге җиңелүдән соң Көнчыгыш конференциядә 10 нчы урында калды. Түбән Кама командасының плей-оффка эләгү мөмкинлеге тагын да кимеде. 16 февральдә "Нефтехимик" Минскида "Динамо" белән очраша.

КХЛ. Даими чемпионат. "Йокерит" (Хельсинки) – "Нефтехимик" (Түбән Кама) - 3:2 ОТ (1:1, 1:0, 0:1, 1:0).

1:0  Хухтала (Енсен, Салминен, 09:10)
1:1  Брюле (Секстон, Гюнге, 16:29)
2:1  Яакола (Енсен, Салминен, 28:29, күплектә)
2:2  Гюнге (Секстон, Брюле, 58:24)
3:2  Ниеми (Кулда, Марьямяки, 64:54).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100