Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Нефтехимик» хоккейчылары татар телендә ролик төшергән
Түбән Каманың чит ил уенчылары да татарча сөйләшә.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей клубы алда торган матч уңаеннан татар телендә анонс эшләгән. Видеороликта команданың өч хоккейчысы үзара татар телендә аралаша.
Шунысы игътибарга лаек: роликта төшкән өч хоккейчының берсе татар егете – Дамир Шәрипҗанов булса, калган икесе чит ил уенчылары – Дэн Секстон белән Андрей Нестрашил.
«Исәнмесез, кадерле дуслар!», – дип сәламли Чехия һөҗүмчесе Андрей Нестрашил. «20 декабрьдә без «Ак Барс» белән уйныйбыз. Килегез «Нефтехим Арена»га карарга», – дип мөрәҗәгать итә Түбән Камада туып-үскән, чит илдә уйнап, кабат үз шәһәренә кайткан Дамир. «Без булдырабыз!» – дип җанатарларында ышаныч тудыра Америка хоккейчысы Дэн Секстон.
Исегезгә төшерәбез, 20 декабрьдә Түбән Камада «Нефтехимик» һәм «Ак Барс» командаларының очрашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз