news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нефтехимик" хоккейчылары "Сибирь" командасын отты

Уен язмышы беренче периодта ук хәл ителде.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында үз бозында Новосибирскиның “Сибирь” командасын отты. Түбән Камада узган матч 4:1 (4:0, 0:1, 0:0) исәбе белән боз хуҗалары файдасына төгәлләнде.

Уен язмышы матчның беренче периодында ук хәл ителде, дияргә була – Түбән Кама хоккеейчылар 3 минут эчендә җавапсыз 4 алка кертә алды. “Нефтехимик”тан голларны Илдар Шиксатдаров (10 нчы минут), Чед Рау (12 нче минут), Марат Хәйруллин (12 нче минут) һәм Эмиль Галимов (13 нче минут) кертте. Кунаклардан Степан Санников 27 нче минутта бер генә алка белән җавап бирә алды.

“Нефтехимик” 15 ноябрьдә кунакта “Йокерит” командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100