news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нефтехимик" хоккейчылары сезонны җиңүдән башлады

Континенталь хоккей лигасының 10 нчы сезоны кичә старт алган иде.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Континенталь хоккей лигасының 10 нчы сезонын Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккейчылары уңышлы башлады – үз бозында Хабаровскиның "Амур" командасын отты. Әлеге матч 2:0 исәбенә төгәлләнде.

24 августта "Нефтехимик" хоккейчылары Түбән Камада Владивостокның "Адмирал" командасы белән очраша.

КХЛ. Даими чемпионат. "Нефтехимик" (Түбән Кама) – "Амур" (Хабаровск) – 2:0 (0:0, 1:0, 1:0). Голлар: 1:0 Порядин (Авцин, Огурцов, 22:25), 2:0 Пиганович (Сергеев, Секстон, 41:56, күплектә). "Нефтехимик" командасы капкасын Илья Ежов саклады.

Исегезгә төшерәбез, кичә СКА – ЦСКА командалары арасындагы матч белән (4:2) КХЛның 10 нчы сезоны башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100