news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Нефтехимик" хоккейчылары "Салават Юлаев" командасына оттырды
Боз хуҗалары кунакларны чын мәгънәсендә тар-мар итте.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында “Салават Юлаев” командасына оттырды.
Уфа бозында узган матч 6:0 (1:0, 1:0, 4:0) исәбе белән боз хуҗалары файдасына төгәлләнде. “Салават Юлаев” командасыннан алкаларны Илья Зубов (3 нче минут), Денис Кокарев (32 һәм 55 нче минут), Максим Майоров (50 нче минут), Антон Лазарев (53 нче минут) һәм Филип Ларсен (55 нче минут) кертте.
Әлеге уңыштан соң “Салават Юлаев” Көнчыгыш конференциядә 3 нче баскычка күтәрелсә, “Нефтехимик” 7 нче урынга тәгәрәде.
5 сентябрьдә “Нефтехимик” кунакта “Сочи” командасы белән очраша.
КХЛ. Даими чемпионат. “Салават Юлаев” (Уфа) – “Нефтехимик” (Түбән Кама) – 6:0 (1:0, 1:0, 4:0).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2