news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нефтехимик" хоккейчылары "Салават Юлаев" командасын отты

Җиңү китергән голларның икесен Олег Пиганович кертте.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Уфаның “Салават Юлаев” клубыннан өстен чыкты.

Түбән Каманың “Нефтехим Арена” боз сараенда узган матч 3:2 (0:0, 2:1, 1:1) исәбенә хуҗалар файдасына төгәлләнде. “Нефтехимик” командасына җиңү китергән голларны Олег Пиганович (27 һәм 54 нче минутлар) белән Дэн Секстон (33 нче минут) кертте. “Салават Юлаев”тан уңышка Йоонас Кемппайнен (33 нче минут) һәм Линус Умарк (50 нче минут) иреште.

Бу “Нефтехимик” хоккейчыларының “Салават Юлаев” командасын үз бозында 2010 елдан соң беренче тапкыр төп вакытта җиңүе булды.

“Нефтехимик” командасы чираттагы уенны 2 декабрьдә Казанда “Ак Барс” командасына каршы уздыра. Ә аңа кадәр, 29 ноябрьдә, Казанда “Ак Барс” – “Салават Юлаев” командаларының көч сынашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100