news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты

Түбән Кама командасы Көнчыгыш конференциянең өченче баскычына урнашты.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Магнитогорскиның “Металлург” командасыннан өстен чыкты.
Бүген Түбән Кама бозында узган матч “Нефтехимик” командасы файдасына 5:2 (2:1, 0:1, 3:0) исәбенә төгәлләнде.

Хуҗалардан уңышка Жига Еглич (6 нчы минут), Дмитрий Огурцов (9 нчы минут), Эмиль Галимов (47 нче минут), Андрей Нестрашил (55 нче минут) һәм Дэн Секстон (60 нчы минут) иреште. “Металлург” команасыннан голларны Денис Казионов (1 нче минут) һәм Антон Шенфельд (35 нче минут) кертте.

Әлеге җиңүдән соң “Нефтехимик” Көнчыгыш конференциянең өченче баскычына урнашты.

24 ноябрьдә “Нефтехимик” үз бозында “Сочи” командасы белән очраша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot