news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Нефтехимик" хоккейчылары Казахстан җыелмасын җиңде

Түбән Кама командасы былтыр Казахстан Республикасы Президенты кубогын алган иде.

(Казан, 9 август, "Татар-информ", Артур Шипилов). Казахстан Республикасы Президенты кубогына хоккей ярышларында Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы хоккейчылары Казахстан җыелма командасын җиңде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Астандагы матч 4:1 хисабы белән тәмамланган.

Турнирда "Барыс" (Астана) һәм "Амур" (Хабаровск) командалары да катнаша.

  • Казахстан Президенты кубогы 2010 елдан бирле уздырыла. Былтыр бу кубокны "Нефтехимик" клубы алган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot