news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
«Нефтехимик» хоккей командасы Казахстан Президенты кубогын отты
Татарстан клубы сезон алды турнирында биш уенның дүртесендә уңышка иреште.
Скопировать ссылку
(Казан, 12 август, “Татар-информ”). Бүген Казахстан башкаласы Астана шәһәрендә сезон алды традицион хоккей турниры төгәлләнә. Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары Казахстан Президенты кубогын яулавы билгеле булды.
Астанадагы турнирда бүген ике матч: “Барыс” – “Адмирал”, “Авангард” – “Давос” командалары арасында очрашулар узасы бар. Ләкин аларның нәтиҗәсе беренче урынга йогынты ясамаячак.
Турнирда “Трактор” (5:4 ОТ), “Барыс” (2:1), “Давос” (4:3) һәм “Авангард” (3:2) командаларын отканнан соң, кичә соңгы уенда “Адмирал”га оттырса да (2:4), 11 очко туплаган “Нефтехимик”ны “Барыс” командасы гына куып тотарга мөмкин. Ләкин үзара очрашу “Нефтехимик” файдасына төгәлләнгәнлектән, Түбән Кама командасы алдан ук җиңүче булып танылды.
Белешмә өчен: Казахстан Президенты кубогына турнир 2010 елдан бирле уздырыла: дүрт мәртәбә – “Барыс”, берәр тапкыр СКА, “Авангард” һәм “Металлург” (Новокузнецк) командалары җиңүче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot