news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нефтехимик" хоккей клубы сакчы Роман Граборенко белән килешүне өзде

Белоруссия хоккейчысы карьерасын "Куньлунь Ред Стар" командасында дәвам итәчәк.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей клубы сакчы Роман Граборенко белән килешүне өзде – Белоруссия хоккейчысы Кытайның “Куньлунь Ред Стар” командасына күченде.

“Нефтехимик” хоккей клубы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, уенчыны акчалата компенсациягә алмашканнар.

Моңа кадәр Минскиның “Динамо” командасында уйнаган Роман Граборенко Түбән Кама хоккей клубы белән быелның июлендә 1 елга килешү төзегән иде. Бу сезонда ул 17 уенда 2 (1+1) очко гына җыя алды. Клубта 25 яшьлек легионер хоккейчыдан нәтиҗәлерәк уен көткәннәрен яшермиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100