news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Нефтехимик” Финляндиядә узган иптәшләрчә матчта уңышлы чыгыш ясады

Түбәнкамалылар Ауропага тулы булмаган составта юл тотты. Өч хоккейчы, җәрәхәт алу сәбәпле, өйрәнү-күнегүләр җыенына бар алмады

(Түбән Кама, 26 февраль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Олимпия каникулларында “Нефтехимик” командасы Финляндиягә өйрәнү-күнегүләр җыенына юл тотты. Ауропада Түбән Кама хоккейчылары җирле клублар белән ике иптәшләрчә очрашу үткәрде.
“Пеликанс” командасы белән узган тәүге очрашу тигез исәпкә тәмамланды. Финляндиянең “ХПК” хоккейчылары белән узган икенче очрашу “Нефтехимик” файдасына 5:3 исәбенә төгәлләнде.
Бу очрашуда түбәнкамалылардан Костев, Коньков, Персон, Макаров һәм Кручинин уңышка иреште. “Нефтехимик” хоккейчылары өйрәнү-күнегүләр җыенына атна башында юл тотты. Финляндиягә команда тулы булмаган составта китте – җәрәхәт алу сәбәпле, һөҗүмчеләр Александр Исламов һәм Петр Хохряков, шулай ук сакчы Андрей Разин җыеннарга бара алмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot