news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нефтьчеләр Татарстанның Әлки районына хоккей тартмасы бүләк иткән

Ике яңа спорт мәйданчыгы 1 декабрьгә ачылыр дип көтелә.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Нефтьчеләр Татарстанның Әлки районына хоккей тартмасы бүләк иткән, дип хәбәр итә районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Чуаш Кичүе авылында бу көннәрдә яңа спорт мәйданчыгы төзүгә керештеләр. Биредә кышкы спорт төре – хоккей уйнау өчен махсус мәйданчык барлыкка киләчәк. Нәкъ шундый ук хоккей тартмасы Базарлы Матактагы “Алинә” спорт залы янәшәсендә дә төзелә. Бу объектларны районга республика нефтьчеләре бүләк иткән: “Татнефть” җәмгыятенә хоккей тартмалары булдыруда район ярдәм сорап язган хатларга алар уңай җавап биргәннәр. Яңа мәйданчыклар 1 декабрьгә ачылыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot