news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нефтьчеләр каласында "Әлмәт ярыммарафоны"нда 400 кеше катнашуы көтелә

Ярыммарафон үткәрелгән вакытта автотранспорт хәрәкәте ябылачак.

Нефтьчеләр каласында "Әлмәт ярыммарафоны"нда 400 кеше катнашуы көтелә
almet-rt.ru/

(Әлмәт, 9 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 7 сентябрьдә нефтьчеләр каласында “Әлмәт ярыммарафоны-2019” узачак. Массакүләм җиңел атлетика буенча ярышларга Россиянең алдынгы спортчылары да кушылачак. Ярыммарафонда барлыгы 400 кеше катнашыр дип көтелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Әлмәт ярыммарафоны – 2019" массакүләм җиңел атлетика ярышының маршруты Төзүчеләр проспекты буенча, Шевченко урамы буйлап Зарипов боҗрасына кадәр һәм кире Фәхретдин боҗрасына кадәр, Ленин урамы буенча Фәхретдин урамына кадәр, аннан соң Чехов кабат урамы буйлап узачак.

Ярыммарафон үткәрелгән вакытта автотранспорт хәрәкәте ябылачак. 12.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ишегалларыннан чыгу юллары һәм маршрут буенча киселешләр җиңел автомобильләр һәм йөк автотранспорты белән ябылып торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100