news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нефтьчеләр өчен реагент ясаган әлмәтлене штрафка тартканнар

Котельныйда техник тикшерү узмаганнар

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Ростехнадзор хезмәткәрләре Әлмәттә нефть оешмалары өчен реагентлар ясаган эшмәкәрне 20 мең сумга штрафка тарткан.
Тикшерү вакытында аның оешмасында күптөрле җитешсезлекләргә тап булганнар. Шулай ук эш алдыннан котельныйда техник тикшерү узмаганнар. Бу эш буенча тикшерү эшләре дәвам итә, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot