Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нефть төбәгендә «Табиблар тәнне дәвалый, китаплар – җанга шифа» акциясе узды
Икенче ел рәттән Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары хастаханәләрендә «Табиблар тәнне дәвалый, китаплар – җанга шифа» акциясен уздыра. Кичә язучылар Равил Сабыр, Рәмзия Габделхакова, Людмила Аланлы Чирмешән районы үзәк хастаханәсендә дәваланучыларга өч дистәгә якын татар һәм рус телләрендә нәшир ителгән китаплар бүләк итте.
Чирмешән үзәк хастаханәсендә 70ләп авыру (зурлар да, кечкенә балалар да) берьюлы ятып дәвалана ала. Аларга медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын арттыру максатында бу көннәрдә биредә капиталь ремонт бара. Ул тәмамланып яңа җиһаз-җайланмалар да алынгач табиблар өчен яңа мөмкинлекләр ачылыр, ә пациентларга уңайлыклар артыр, дип көтелә.

Әлмәт язучылары үзләренең китаплары белән бергә шәхси китапханәләрендә сакланган башка авторларның басмаларын да, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» программасы тарафыннан чыгарылган җыентыкларны да бүләк иттеләр.
«Мондый акция бездә беренче мәртәбә уза, бу безнең өчен көтелмәгән һәм шундый күңелгә ятып торучы чара. Моңа кадәр бездә букроссинг, ягъни китап алмашу почмагы юк иде, хәзер оештырырбыз. Махсус урыны булмаса да, пациентлар үзара китап алмашуларын беләбез. Озаклап дәваланып ятканда китап уку хастаханәдәге бертөрлелектән, эч пошудан котылу чарасы булып тора, авырлыкларны уздырып җибәрергә булыша. Бу китаплар безнең пациентларга яңа белем бирүдән тыш тизрәк аякка басарга, сәламәтлекләрен ныгытуда булышыр дип ышанабыз», – диде Чирмешән үзәк хастаханәсенең баш табибы Лилия Мортазина.

Шундый ук чара ике атна элек Зәй үзәк хастаханәсендә дә узды (биредә 200ләп авыру берьюлы ятып дәвалана ала). Дәваланучыларга Әлмәт язучылары татар һәм рус телләрендә барлыгы 15 атамадагы кызыклы китаплар тапшырды. Гүзәлия Галләмова үзенең «Яз сулышы» җыентыгын, Равил Сабыр «Фәхрине үтереп ташладылар» китабын, Зөлфия Сираи-Муллаянова шигырьләре кергән «Илһам чишмәсе» мәҗмугасына култамга куеп, изге теләкләрен язып калдырды.
Моңардан тыш «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты тарафыннан чыгарылган Артур Ибраһимовның «Галәмне гизгән татар» пьесалар җыентыгы, Хәниф Хәйруллинның «Улларым, сез кайда?», «Бакый Урманче: шәхес һәм иҗат», Александр Маловның «Из глубин памяти», «Адиб Маликов — записки солдата эпохи» һ.б. китаплар шифа йорты китапханәсен баетты.
Равил Сабыр медицина хезмәткәрләренә авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләде, авыруларга китап уку рухи дәва булыр һәм дәрт өстәр, дигән өмет белдерде. Зәй үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыхов язучыларга: «Бик кирәкле, шәфкатьле, игелекле, файдалы акция уздырасыз. Татарстан язучыларына ныклы сәламәтлек телибез! Илһам чишмәләрегез саекмасын!» – диде.

Былтыр шундый ук акция барышында Әлмәтнең районара күп профильле хастаханәсендә, нефть башкаласы үзәк район хастаханәсендә, Лениногорск үзәк район хастаханәсендә, Азнакай үзәк район хастаханәсендә дәваланучыларга китаплар бүләк ителгән иде.
Резедә Шәмсуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз