Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нефть табу да, аңа салымнар да арта
Нефть табу да, аңа салымнар да арта
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Татарстанда гыйнвар–сентябрь айларында 23 миллион тонна нефть табылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,6 процентка артыграк. «Татнефть» ААҖ өлешенә аларның 19 миллион тоннасы туры килә (1,1 процент үсеш). Компания планнан тыш 273 мең тонна чимал тапкан. Сентябрь аенда республика буенча 2542 мең тонна нефть чыгарылган, шул исәптән «Татнефть»ААҖ тарафыннан – 2078 мең.
9 ай дәвамында 605,4 мең метр җир борауланган, ул план буенча 104,2 процент тәшкил итә. Заказчыларга 409 скважина төзелеп тапшырылган. «Татнефть»нең 1884 скважинасында катламнарының нефть бирүчәнлеген арттыру буенча эшләр башкарылган. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру методларыннан өстәмә табыш ел башыннан 3732 мең тонна тәшкил иткән.
«Татнефть» ААҖ хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 9 ае эчендә файдалы казылмалар табуга салым һәм җир асты байлыкларына түләм буенча бүленгән акча нефть табу үзкыйммәтендә 60 процент тәшкил иткән, ә узган ел әлеге күрсәткеч 47 процент булган. Әлеге салымнар суммасы бер ел дәвамында 80 процентка арткан. Хәзер чыгымнар структурасында 1 тонна нефть табуда эксплуатация чыгымнарына 1200 сум, салымнарга – 1900 сум туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз