news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нефть өлкәсендә салым маневры нефть химиясенә тискәре йогынты ясаячак – Рөстәм Миңнеханов

Бу реформа нефть һәм ягулык бәясе артуга китерәчәк

  (Казан, 2 октябрь, «Татар-Информ»). Нефть тармагында зур салым маневры ягулык бәяләре артуга китерәчәк, нефть химиясе һәм нефть эшкәртүче компанияләрәнә тискәре йогынты ясаячак.

Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә “Информ-Девон”.

Нефть бәясе арткач, ягулык бәясе дә үсәчәк. Моны компенсацияләү буенча фикер алышу бара, диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, мотор ягулыгына акцизларны киметү, юл фондларын акцизлар исәбенә тулыландыру турында сүз бара.

Зур салым маневры нефть химиясе өчен бик начар, ул болай да артык чыгымлы, диде республика башлыгы. “Безнең нефть химиясе дөньяви бәяләр буенча эшли инде, әмма каядыр чимал арзанрак – сыекландырылган газ пошлинасыз гына читкә сатыла, безгә чимал җитми”, - дип борчылуын белдерде ул.

Татарстан Президенты, өстәмә кыйммәт күбрәк җитештерелсен өчен илдә күбрәк чимал калдырырга кирәк, дип саный. “Әмма болар барысы да без көндәшлеккә сәләтле булмасын өчен эшләнелә”, - дип нәтиҗә чыгарды ул.

Зур салым маневрының элек үк максаты Белоруссиягә нефтьне пошлинасыз кертү проблемасын хәл итү иде, нәтиҗәдә, нефть эшкәртү өлкәсе зур отышка ия була. 2015 елда нефтькә экспорт пошлинасын кинәт киметү көтелә. Бу бюджет өчен файдалы казылмалар табышына салымны арттыру белән компенсацияләнәчәк. Бу чаралар нефтьне башка илләргә чыгару өчен зур җәлеп итүчәнлеккә китерәчәк, нәтиҗәдә, эчке базарда бәя артачак.

Татарстанда ике нефть эшкәртү заводы бар: “Татнефть” компаниясенең “ТАНЕКО” заводы һәм үз табышы булмаган “ТАИФ” төркемнәренә керә торган “ТАИФ-НК”. Соңгысына шулай ук “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100