news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нефть базасында янгын чыгу сәбәпле, Феодосия башлыгы гадәттән тыш хәл режимын раслады

Феодосия администрациясе башлыгы Игорь Ткаченко, нефть базасында янгын чыгу сәбәпле, техноген гадәттән тыш хәл режимын кертүне раслады. Аның сүзләренчә, ягулык түгелү һәм экологик куркыныч юк.

«Хөрмәтле Феодосия округы халкы! Феодосиядә нефть терминалы территориясендә янгын чыгу сәбәпле, муниципаль характердагы техноген гадәттән тыш хәл режимы кертелә», - дип язды ул Teлеграм-каналында.

Элегрәк Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков иртән Феодосия нефть базасында янгын чыккан дип хәбәр иткән иде. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

Һәлакәткә бәйле рәвештә Геологическая һәм Федько урамнарында Керчен шоссесы чатыннан автовокзал районына кадәр хәрәкәт ябылган.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100