Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нефть 27 доллардан түбән төшкән
Ел башыннан нефть 24 процентка арзанайган
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). АКШта дөнья икътисады перспективаларына карата арткан борчулар, шулай ук финанс базарларында сакланган турбулентлык фонында, нефть бәясе яңа психологик мөһим билге - барреле 27 доллардан да түбән төшкән.
Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" нефтенә март фьючерслары котировкасы пәнҗешәмбе Мәскәү вакыты белән 8.00гә үзгәрмәгән диярлек һәм барреле 27,95 доллар тәшкил итә, дип яза "Интерфакс". Нью-Йорк товар биржасында (NYMEX) март аена "WTI" нефтенә фьючерслар бәясе барреле 28,36 доллар тәшкил итә. Февраль контрактлары вакыты чәршәмбе көнне чыккан.
Кичә бәяләр кискен кимеп, 2003 елдан башлап минимумда ябылган.
Ел башыннан нефть 24 процентка арзанайган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз