Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нечкәбил» республика конкурсында җиңүче билгеле
Быел «Нечкәбил» республика конкурсында «Алтын Нечкәбил» титулына Әгерҗе районыннан Гөлназ Галәмшина лаек булды. Ул әлеге титул белән бергә шифаханәдә 5 көнлек ял итү өчен бүләк сертификаты алды.
Калган бүләкләр түбәндәгечә бүленде:
Икенче урында – Рамилә Лаврентьева, Югары Ослан районы;
Өченче урында – Светлана Максимова, Питрәч районы;
Титул һәм бүләк лентасы «Иң нечкәбил» – Мәдинә Сафина, Саба районы;
Тамашачылар симпатиясе призы – Олеся Вәлиева, Яшел Үзән районы;
«Әти капиталы» призы – Олег Храмов, Яңа Чишмә районы.
«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Нечкәбил – 2026» республика конкурсының финалы узды. Анда Татарстанның 9 районыннан һәм Казаннан 11 гаилә катнашты. Быел конкурсның зона этапларында 35 муниципаль районнан 54 гаилә үз талантларын күрсәтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз