news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нечкәбил" гаилә бәйрәмендә 80 килограммлы юбилей торты пешерделәр

15 катнашучы фестивальнең биш номинациясендә абсолют җиңүче булды

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Гузәл Широва). Татарстанның 28 район һәм шәһәреннән 45 уңышлы гаилә Казанда үз бәйрәмнәрен күрсәтте. "Эрмитаж" концерт-холлында "Нечкәбил" X Республика хатын-кыз матурлыгы, аналар һәм гаилә конкурсының ярымфиналы узды.

Тантаналы чараны Татарстан гаилә фестиваленең жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ачты. "Бүген гаҗәеп дулкынландыргыч бәйрәм. Үзегезгә ышаныч хисен арттыру өчен бу бәйрәмгә теләктәшлек иткән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннардан сәлам җиткерәсем килә, аларның котлаулары бүгенге конкурсның терәге булсын. Ул  инде ун елдан бирле үткәрелеп килә, аның үзенчәлеге: биредә теләгән барча кеше катнаша ала, чәч озынлыгы, күз төсе мөһим түгел, иң мөһиме -  әни булу һәм гаилә. Республикабызда бәхетле гаиләләр бик күп, әмма бөтен хатын-кызның да сәхнәгә чыгып үзен һәм гаиләсен күрсәтергә кыюлыгы җитми. Быел фестиваль республика социаль акцияләр һәм проектлар марафоны кысаларында үткәрелә. Алар арасында "Нечкәбил" иң матур һәм күркәм бәйрәм булып тора", - дип билгеләп үтте ул.  

Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче ачыкланды: беренче урынны Казаннан Эльмира Ибраһимова алды. Икенче урында Тәтештән Людмила Вавилова һәм өченче урынга Казаннан Ләйсән Хәлилова лаек дип табылды.  

Жюри "Гаилә кыйммәтләре", "Халык гореф-гадәтләре", "Буыннар чылбыры", "Гаилә концерты" һәм "Һөнәри бәйрәм" номинацияләре буенча 15 җиңүчене билгеләде. 

Бәйрәм кысаларында бәйгедә катнашучылар шеф-пешекче - шеф-пешекчеләр Милли гильдиясе әгъзасы Максим Агуреев җитәкчелегендә 80 килограммлы юбилей торты пешергән. Тагын рәссам Мила Нуруллина белән бергә "Татарстан букеты" дигән картина да иҗат иткән.  

Тиздән 29 ноябрь көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак "Нечкәбил-2014" исемен алу өчен көрәшәчәк финалга чыккан гүзәл затларның исемнәре дә мәгълүм булачак.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100