Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Нечкәбил” бәйгесе финалы 17 мартта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак
“Нечкәбил” бәйгесе финалы 17 мартта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Нечкәбил” IV республика матурлык бәйгесенең 17 мартта “Пирамида”да узачак финалы уңаеннан матбугат конференциясе булып узды. Анда “Элан-стиль” мәктәбе директоры, бәйгенең оештыру комитеты рәисе Изольда Җуйкова, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы директоры Гөлнара Сергеева һәм “Нечкәбил” бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы Галина Икрянникова, “Алмаз-холдинг” ЯАҖ коммерция директоры Андрей Волочков, республика Профсоюзлар федерациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова катнашты.
Бүгенге матбугат очрашуын И.Жуйкова күңелсез хәбәрдән башлап җибәрде. Бу көннәрдә юл һәлакәтендә бәйгенең финалисткасы, 4 бала анасы, “Лукойл Уралнефтепродукт” ҖЧҖ операторы Лилия Гомәрова вафат булган. “Лилия бәйгегә тырышып әзерләнде, үзенең таләпчәнлеге, тырышлыгы белән ул күңелгә кереп калды. Финалга чыккан һәр хатын-кыз турында өч минутлык слайд-шоулар төшерелгән иде. Лилия турындагысы беренчеләрдән әзер булды һәм ул 17 март көнне тәкъдим ителәчәк”, - диде ул. Моннан тыш, һәр гүзәл затның гаиләләре белән чыгыш ясарга тиешле номерында Гомәровлар гаиләсе дә — ире, кызлары Альбина һәм Рената, уллары Ришат белән Мурат үзләре әзерләгән тамашны күрсәтәчәк.
Быелгы “Нечкәбил” бәйгесе “Иң Нечкәбил”, “Эшлекле хатын-кыз”, “Җитештерүче хатын-кыз” (ул җитештерү тармагында эшләүче хатын-кызлар арасыннан сайлап алына) дигән номинацияләрдә уза. Иң зур титул — “Алтын Нечкәбил” титулы. Финалда барлыгы 14 хатын-кыз катнашачак.
Матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, “Алтын Нечкәбил” номинациясендә җиңү яулаган гүзәл затка “Алмаз-холдинг” зәркән компаниясе затлы алтын муенса бүләк итә. Ә “Иң Нечкәбил” номинациясе җиңүчесе Казанның “Swarovski” бутигы комеш муенсасына һәм алкаларга лаек булачак, “Эшлекле хатын-кыз” номинациясендә беренче урын алган хатын-кызга “Консул” швейцария сәгатьләре кибетенең “Nina Ricci” кул сәгате тапшырыла.
“Нечкәбил”нең партнеры “Алмаз-холдинг” зәркан компаниясе бәйгенең махсус билгесен дә ясаган. Бал корты канаты рәвешендәге көмештән һәм зәңгәрсу эмальдән эшләнгән брошканың 200 данәлек беренче партиясе дөнья күргән инде. Әлеге билгенең беренчесе Гомәровлар гаиләсенә тапшырылачак.
Бәйгенең режиссеры Владимир Бибишев белдерүенчә, финалда Татарстанның “La Primavera” камера оркестры, Казан һәм Мәскәү артистлары чыгыш ясаячак. Тамашаны телевидение йолдызлары Арина Шарапова белән Дмитрий Нестеров алып бара.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быелгы бәйгенең жюри рәисе — ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева. Бәйгене уздыруда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты, ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы да ярдәм иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз