news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз кар һәм юлларда бозлавык көтелә, урыны белән буран чыгуы ихтимал

Татарстанда бераз кар һәм юлларда бозлавык көтелә, урыны белән буран чыгуы ихтимал
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

10 декабрьдә Татарстанда төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән бераз кар явачак, буран чыгуы ихтимал.

Көньяктан секундына 8-13 метр тизлектә җил исә, иртән һәм көндез аның тизлеге урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, көнчыгышта аязганда урыны белән -15 градуска кадәр төште. Көндез исә -3..-8 градус тәшкил итәчәк.

Юлларда бозлавык көтелә, машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә. Элегрәк синоптиклар Татарстан халкын юллардагы катлаулы шартлар, кар көртләре барлыкка килү ихтималы һәм күз күременең начараюы турында кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot