Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы волонтерлары махсус операциядә катнашучыларга булышуын дәвам итә
Тукай районы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә: чираттагы гуманитар ярдәм партиясен алгы сызыкка озатырга әзерлиләр.
Район депутаты, махсус хәрби операция активисты Валерий Тигр активист Гөлназ Зарипова, «ГератСети НЧ» һәм «Шьем для наших НЧ» волонтерлык төркемнәре белән берлектә Татарстаннан Тесла кушаматлы хәрби хезмәткәр белән бергә гуманитар йөк тапшырды.

Бу - беренче генә уртак акция түгел. Инициативага дистәләгән битараф булмаган кеше кушылды.
Коры ашлары һәм өйдә ясалган чәйләре белән танылган Гөлназ Зарипова хәрбиләр өчен янә продукция әзерләгән. «ГератСети НЧ» һәм «Шьем для наших НЧ» төркемнәрендә катнашучылар маскировка челтәрләре үргән, медикаментлар, азык-төлек һәм кирәк-яраклар җыйган.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнары алдында торган төп бурыч –алгы сызыкта илебезнең суверенитетын саклаучы хәрбиләргә ышанычлы тыл булдыру.
Фотоларны Валерий Тигр тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз