news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Электричкаларда бушлай йөрү хокукы булган ташламалы категорияләрне атадылар

Электричкаларда бушлай йөрү хокукы булган ташламалы категорияләрне атадылар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Федераль ташламаларга ия гражданнар - сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр шәһәр яны поездларында, шулай ук дәвалану урынына барганда һәм кире кайтканда шәһәрара транспортта бушлай йөрү хокукына ия. Бу хакта News.ru порталы Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынинга сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч ачыклык керткәнчә, бу хокук әлеге категория гражданнарга социаль хезмәтләр җыелмасы кысаларында беркетелгән, ә аның акчалата эквиваленты аена 201,92 сум тәшкил итә.

Ташламаны акчалата түләү белән алмаштыру турындагы карарны гражданин үзе кабул итә. Андый теләк булса, агымдагы елның 1 октябренә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан яки аерым социаль хезмәттән баш тарту турында гариза бирергә кирәк. Бу гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап гражданин социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан ала башларга карар кылган елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак, дип ачыклык кертте икътисадчы.

Балынин билгеләп үткәнчә, мондый ташламага хокукы булган гражданнарның категорияләре исемлеге федераль закон белән расланган һәм шактый киң. Аңа Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары, камалыштагы Ленинград, чолганыштагы Севастополь һәм Сталинградта яшәүчеләр, инвалидлар (шул исәптән инвалид балалар); шулай ук Чернобыль АЭСындагы һәлакәт яки Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булганнар һәм аларга тиңләштерелгән категорияләр кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot