Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иң югары медиан хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атадылар
Россиядә иң югары медиан хезмәт хакы түләнә торган эшчәнлек өлкәсе - топ-менеджмент, анда ул 148 мең сум тәшкил итә. Бу хакта hh.ru сервисының матбугат хезмәтендә сөйләделәр дип, хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Бу күрсәткеч буенча икенче урында стратегияләр, инвестицияләр һәм консалтинг кебек тармаклар. Аларда медиан хезмәт хакы 129,4 мең сум тәшкил итә.
Өченче позициядә транспорт, логистика һәм товар ташу тармаклары урнашкан, анда медиан хезмәт хакы 120,7 мең сумга тигез.
Декабрь башында медиан хезмәт хакы тулаем ил күләмендә 83,7 мең сум тәшкил иткән. Бу бер ел элеккегә караганда 14 процентка күбрәк, дип билгеләп үттеләр сервисның матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта, төбәкләр арасында медиан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидер - Магадан өлкәсе, анда ул 119,3 мең сумга тигез.
Беренче бишлеккә шулай ук Ямал-Ненец автономияле округы (118,6 мең сум), Мәскәү (106,7 мең сум), Саха Республикасы (103,6 мең сум) һәм Амур өлкәсе (100 мең сум) кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз