news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Актаныш районы полиция бүлегенә яңа башлык билгеләнде

Татарстанның Актаныш районы полиция бүлегенә яңа башлык билгеләнде
Фото: © ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАКСтагы каналы

Полиция подполковнигы Булат Җамалиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә яңа башлык итеп билгеләнде. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Республика эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев яңа җитәкчене шәхси составка тәкъдим итте.

Алексей Завгороднев билгеләп үткәнчә, Булат Җамалиев үзен югары квалификацияле һәм бай оператив тәҗрибәгә ия җитәкче итеп танытты.

Моңа кадәр Җамалиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге полиция башлыгы вазифасын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot