Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Назлыгөл Сөнгатова: «ШӘП ПРОДАКШН» яраткан блогерлар белән аралашу мөмкинлеге бирә
«ШӘП ПРОДАКШН» проекты продюсеры Назлыгөл Сөнгатова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында проектның әһәмияте, үзенчәлекләре турында сөйләде.
Назлыгөл Сөнгатова сүзләренчә, атна саен 100ләп кешене җыеп, аларны берләштерү максаты тора.
«Элек барысы да офлайн форматта гына барса, быел онлайн форматта да үткәреләчәк. Катнашучылар үзләре яраткан блогерлар белән материаллар, видеоконтент тудырачак. «Вау» дип караган экспертларны моңа кадәр телевидение, социаль челтәрләрдән генә күрсәләр, хәзер турыдан-туры аралашачаклар. Коллаборацияләр турында сүз бара, экспертларны шуның өчен чакырабыз», – диде Назлыгөл Сөнгатова.
Ул төрле өлкәләрдә, үз эшләрендә оста булган, танылган, абруйлары булган чын профессионаллар төрле мастер- класслар үткәрәчәкләрен әйтте. «Ораторлык осталыгы, фото-видео материаллар ясау, үзеңне сәхнәдә тоту, актерлык буенча төрле тематикаларга бүлеп алып барачакбыз», – диде продюсер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз