news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Назарбаев университеты галиме: Тукай татар халык телен җанландырган

Бүген Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган халыкара онлайн конференция үтте.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Назарбаев университетының Казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире Юлай Шамилоглы фикеренчә, Тукай татар халык телен җанландырган.

«Нью-Йоркта яшәгәндә, балачагымда мин „Гали белән кәҗә“не һәм Тукайның башка шигырьләрен дә ятлый идем. Аның шигырьләре бөтен дөнья татар диаспоралары өчен дә бик мөһим», — диде Назарбаев университетының Казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире Юлай Шамилоглы.

Галим фикеренчә, Габдулла Тукай татар телен җанландырган. Әлеге сүзләр Халыкара Төрки академиясе үткәргән Габдулла Тукайга багышланган конференциядә әйтелде.

«Минемчә, Тукай шигырьләре булганда татар халкы да яшәр. Татар теле, татар милләте Тукайсыз була алмый», — диде Юлай Шамилоглы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100