news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Назарбаев Путинга үз китабының авторлык нөсхәсен бүләк итте

Назарбаев Путинга үз китабының авторлык нөсхәсен бүләк итте
Фото: Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның рәсми сайты

Казахстанның экс-Президенты Нурсолтан Назарбаев Россия Президенты Владимир Путинга автобиографик китабының авторлык нөсхәсен җибәргән. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итә.

«Нурсолтан Абишевич Владимир Владимировичка үзенең китабын җибәрде. Ул президентка тапшырылачак. Бу шундый автор экземпляры», — дип аның сүзләрен китерә РИА Новости.

Назарбаев Казахстан белән 30 елга якын җитәкчелек итте. Сәясәтченең «Минем тормышым. Бәйлелектән азатлыкка» дип аталган автобиографиясе китап кибетләрендә 1 декабрьдән сатыла башлады. Презентация дә шул ук көнне узган. Казахстанның хәзерге Президенты Касыйм-Җомарт Токаев ул көнне Назарбаев көне дип игълан итте.

Китаптагы 22 бүлекнең һәрберсендә автор үз язмышында һәм сәяси карьерасындагы иң якты вакыйгалары белән ачыктан-ачык уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100