news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Назарбаев мемуарларында икенче хатыны һәм ике улы турында сөйләде

Казахстанның элеккеге Президенты Нурсолтан Назарбаев «Моя жизнь» дигән истәлекләр китабында икенче гаиләсе – хатыны Асель Исабаева һәм уллары – 2005 елда туган Тауман һәм 2008 елда дөньяга килгән Байкен – булуын таныды.

Назарбаев сүзләренчә, ул Исабаеваны беренче тапкыр Казахстанның көньяк-көнчыгышындагы Талдыкорган шәһәренә килгәч күргән, дип яза җирле Orda.kz порталы. Ул самолет баскычы янында Назарбаевны чәчәкләр белән каршы алган.

Казахстанның элеккеге Президенты искә алганча, шул очрашудан соң яшь чибәркәйнең образы аның уеннан китмәгән. Асельнең «Мисс Казахстан» бәйгесендә Гран-при яулаганын белгәч кенә ул аны эзләп тапкан.

Аның сүзләренчә, алар бер-берсен ошаткан һәм очраша башлаганнар.

«Асельнең тышкы кыяфәтендә дә, уйларында да мин үзем эзләгән күп кенә сыйфатларны күрдем. Иң мөһиме – мин еллар буена сузылган рухи ялгызлыктан котылдым», - дип яза Назарбаев китабында.

Алар «мөселман йоласы буенча» өйләнешә. Беренче уллары тугач, Назарбаев хатыны Сарага барысын да сөйләп бирә. Хатыны шәфкатьлелек күрсәтә, өч кызы - Дарига, Динара һәм Алия дә әтиләрен «дөрес» аңлый, диелә мемуарларда.

news_right_1
news_right_2
news_bot