news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Назарбаев казах алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерү графигын эшләүне йөкләгән

Казахстан Президенты сүзләренчә, баштарак латин графикасы белән беррәттән, кириллица да кулланылачак.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Хөкүмәткә казах язуын кириллицадан латин графикасына күчерү графигын төзергә күрсәтмә биргән. Назарбаев Бу хакта “Бәйсез Казахстан” (“Независимый Казахстан”) газетасында басылып чыккан мәкаләсендә җиткергән, дип хәбәр итә “ Интерфакс”.

Назарбаев сүзләренчә, 2017 ел ахырына кадәр “галимнәр һәм җәмәгатьчелек белән киңәшләшкәннән соң, яңа казах алфавитын һәм графикасын латинга күчерү бердәм стандарты эшләнергә тиеш”.

2018 елдан белгечләрне яңа алфавитка өйрәтү башланырга тиеш. Быелдан башлап, урта мәктәп өчен тиешле укыту әсбапларын чыгара башлау планлаштырыла. Шуның белән бергә, Назарбаев баштагы вакытта латин графикасы белән бергә кириллица да кулланылачагын билгеләп үткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot