news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәттә «Яшь килен» проектының җиденче сезоны төгәлләнде

Татарстан мөфтиятендә «Яшь килен» курсларының җиденче сезоны төгәлләнде. «Яшь килен» проектында 50 мөслимә катнашты. Алар курсларны тәмамлап дипломнар алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырылды. Дәресләр Коръән, Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте һәм дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнде.

Берничә ай эчендә мөслимәләр укырга йөрде һәм алар соңгы дәрестә имтихан бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу лекцияләр яшь киленнәр кабат таныша алсын өчен проектның махсус чатларына урнаштырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100