news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәттә лекторий сезоны дәвам итә

Нәзарәттә лекторий сезоны дәвам итә
Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Нәзарәттә мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен лекторий сезоны дәвам итә. Ул – очрашулар һәм фикер алышулар урыны, аларда өммәт тормышына караган иң мөһим темалар һәм дини мәсьәләләр карала. Очрашулар һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) 1500 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чираттагы лекция Җәннәт темасына багышлап үткәрелде – биредә Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады.

Очрашу Җәннәт, аңа ирешү юллары һәм Аллаһы Тәгалә белән мөселман арасындагы мөнәсәбәт хакында барды. Катнашучылар әдәп-әхлак, гыйбадәтләрдә ихлас булу һ.б. мөһим темалар буенча фикер алышты.

Рөстәм хәзрәт шулай ук сәдака, изге эшләр, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шәхесе буенча сорауларга җавап бирде.

Лекцияләр һәр айның соңгы дүшәмбесендә уза, чираттагысы – 24нче ноябрьдә була, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot