Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәзарәттә ислам илләре катнашында хоккей турнирларын оештыру хакында фикер алыштылар
ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам илләренең хоккейны үстерү җыелма командасы баш тренеры Айваз Халиков, проект җитәкчесе Фәнис Галиев, мөселман хоккей командасы капитаны Айдар Мифтахов һ.б. белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов катнашты.
Камил хәзрәт һәм кунаклар ислам илләре катнашында киләчәктә көтелгән хоккей турнирларын оештыру, шулай ук мөселман командалары арасында Татарстан Республикасы буенча территориаль турнир уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашуда катнашучылар Мөфти Камил хәзрәткә, команда әгъзасы буларак, хоккей буенча «Азия Кубогы» халыкара турниры җиңүчесе медален тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз