Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәзарәттә имамнарның гыйлемен үстерүгә юнәлдерелгән республикакүләм форум ачылды
8 октябрьдә ТР Диния нәзарәте бинасында республикабыз имамнары өчен «Традицион ислам нигезләре һәм экстремизмга каршы тору» дип исемләнгән дүрт көнлек форумның рәсми ачылыш тантанасы узды. Форум эшендә төрле районнардан килгән хәзрәтләр катнаша. Әлеге чараны оештыручы – Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Татарстан Диния нәзарәте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Имамнар өчен үткәрелә торган форумның программасында «Хәнәфи мәзһәбенә кереш», «Фикыһка караган мөһим мәсьәләләр», «Матуриди гакыйдәсе нигезләре», «Гакыйдәгә караган төп нигезләр», «Экстремизм идеологиясе һәм аңа каршы торуның гамәли алымнары» кебек төрле темалар буенча эшчәнлек каралган. Әлеге семинарлар кысаларында лекцияләр узачак, шулай ук «Хәнәфи мәзһәбенең төп нигезләре һәм методологиясе», «Мәзһәб фикһы – исламны дөрес аңлауның бердәнбер юлы», «Аллаһы Тәгаләнең Коъәндә Үзе турындагы сүзләрен ничек дөрес аңлатырга», «Галимнәрнең исламда мәзһәб һәм аерым секталарны аңлауның аермасы», «Экстремизмны кисәтүдә һәм яшьләр белән эшләүдә имамның роле» дигән дәресләр узачак.
Хәзрәтләрне шулай ук спорт, иҗади-гыйльми чаралар, рухи әңгәмәләр, бәхәсләр, фикер алышулар, мөфтият вәкилләре, Рәис администрациясе вәкилләре белән очрашулар һ.б. көтә.
Җыелышның рәсми ачылышы Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җитәкчелегендә узды. Әлеге чарада шулай ук мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Дамир Хәйретдинов, нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов катнашты.
Форумда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Имамнарга мөрәҗәгать итеп, ул мәхәллә халкында ислам динен һәм рухи бердәмлекне сакларга, дошманнарның мәкерле уйларына каршы торырга өндәп, түбәндәгеләрне ассызыклап үтте.
«Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә: «Сез – иң хәерле өммәт, кешеләргә җибәрелгән иң хәерле өммәт». Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең саубуллашу хаҗында меңләгән сәхабәләр каршысында Гарәфә үзәнлегендә әйткән сүзләре исә мондый була: «Миннән соң башка пәйгамбәр юк. Сездән соң яңа өммәт булмаячак. Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз. Биш вакыт намазыгызны торгызыгыз. Зәкятләрегезне бирегез. Рамазан-шәриф аегызның уразасын тотыгыз. Үз арагыздан сайлап куелган җитәкчеләргә буйсыныгыз. Шул вакытта Раббыгызның җәннәтенә керерсез». Башкача әйткәндә, без – иң хәерле өммәт. Һәм бу – бик зур җаваплылык, хәзрәтләр! Аллаһының Китабын саклау, Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам cөннәтен үтәү, югалтмыйча, түкми-чәчми, безгә мирас итеп тапшырылган Аллаһы Тәгаләнең динен саклап, үтәп, үзебез шуны башкаларга өйрәтеп, аңлатып, безне алмаштыручы буынга җиткереп калдырудыр.
Мөфтинең беренче урынбасары хәзрәтләргә бу хезмәттә сабырлык теләде. «Динебезне матур яктан һәм җиңеллек белән җиткерергә Раббыбыз ярдәмчеләрдән булсын иде. Динне төрлечә җиткерергә була: Җәннәт турында сөйләп, яки Җәһәннәм белән куркытып. Кеше күңеленә беренчесе ныграк үтеп керә, билгеле. Аллаһка карата кешеләрнең калебләрендә мәхәббәт хисләрен уятырга кирәк. Шушы юлда булганда онытмасак иде: без Раббыбызның әмерен үтибез, Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам хәзрәтләренең нәсыйхәтен, үгетен, үзебезнең җилкәләребезгә салдык икән, хакыйкый тырышлык белән, матур итеп, күркәм сабырлык күрсәтеп, Аллаһ Раббыбызның хак юлына өндәргә һәрбарчаларыбызга да көч-куәт, ярдәм бирсә иде Бөек Раббыбыз!», – дип сөйләде ул.
Равил хәзрәт Зөфәров имамнарга мөрәҗәгать итеп, эшчәнлек алып барганда «Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә»гә таянырга чакырды. Әлеге документ – Татарстанда Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кыйммәтләрен саклау механизмы булып тора. Хәзрәт сүзләренчә, нәкъ менә имамның ныклы әзерлекле булуы дин кардәшләр арасында ялгыш фикерләр таралуга юл куймаска һәм җәмәгатьчелекнең сорауларына дәлилле җаваплар бирергә мөмкинлек бирә.
Равил хәзрәт искәрткәнчә, мөфтияттә дини-илаһият өлкәсендә эш алып баручы күпсанлы структуралар булдырылды: Голамәләр шурасы, «Даруль ифта» фәтвалар үзәге, «Хозур» нәшрияты, уку йортлары, казыйлар шурасы – анда халыкка дини сораулар буенча консультацияләр бирә торган үтә гыйлемле белгечләр хезмәт куя. «Безнең мәзһәбебез бар, үз гакыйдәбез, үз юлыбыз һәм нигезебез бар. Һәм мөселманнарга динне аңлаткан без шуларга гына таянырга тиешбез», – дип, ул имамнарны бердәм булырга чакырды.
Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин форумга җыелган хәзрәтләрне Рәис администрациясе исеменнән сәламләде һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, нәкъ менә имамнар аша мәхәллә халкы мәгълүмат һәм дини белем ала дип, заманча технологияләр мөмкинлекләренә игътибар юнәлтергә, аны традицион булмаган дини агымнарга һәм төркемнәргә каршы торуда файдаланырга чакырды.
Форум барышында катнашучылар, тәҗрибә үзләштерү һәм аны алга таба эшчәнлектә файдалану өчен, Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче оешмаларның проектлары белән танышты. Аерым алганда, хәзрәтләр «Хозур» нәшрият йортында булды һәм дини китапларны әзерләү, нәшер итү барышы, «Хозур ТВ» һәм башка медиапроектлар белән танышты. Делегатларга мәхәллә кешеләре белән эшләүдә ярдәм итә торган басмаларны күрсәттеләр. Соңыннан Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитетына бару оештырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз