news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәттә Айрат Кәлимуллин истәлегенә узачак джиу-джитсу турниры турында сөйләштеләр

Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу турниры була

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты Наил Исламкулов белән очрашу уздырды. Наил Исламкулов быел ноябрь аенда джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дөньякүләм танылган спортчы, күп еллар ТРның Джиу-джитсу федерациясе президенты булган Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап уздыру ниятләнгән турнир һәм аңа әзерлек барышы белән таныштырып узды.

Әлеге чараны үткәрү планы, программасы, спортчыларны бүләкләү һ.б. оештыру эшләре буенча планнар корылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Очрашу Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үзара хезмәттәшлек алып бару мәсьәләләренә багышланды. Җитәкчеләр 2024нче ел дәвамында тормышка ашыру ниятләнгән чаралар планы хакында фикер алышты. Әлеге очрашуда шулай ук танылган тренер Айрат Кәлимуллинны якыннан белгән спорт остасы, тренер Фарих Мадьяров та катнашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр мөселманнар арасында көрәш спорт төрләрен (джиу-джитсу, самбо, татарча көрәш) үстерү, төрле дәрәҗәдәге ярышлар өчен яшьләрне әзерләү һәм республикакүләм, илкүләм турнирларга әзерлек һ.б. турында сүз алып барды. Очрашуда аерым игътибар балаларга һәм яшүсмерләргә хезмәт һәм спорт тәрбиясе бирү, үсеп килүче буында ватанга мәхәббәт, чыдамлылык, ныклык, эш сөючәнлек, тырышлык һ.б. сыйфатлар тәрбияләү хакында барды.

  • Айрат Кәлимуллин (30.04.1961 – 23.03.2022) – ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты. СССРның җыелма командасын «ихтыярый уеннарга» (Игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булган (1992, АКШ). Ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, БГӘ), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Кәлимуллинның 2022 елда озакка сузылган авырудан соң вафат булуы Татарстан өммәте өчен авыр югалту булды. Аның укучылары Халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия данын яклауны дәвам итә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100