news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәттә абыстайлар җыены үтте

Бүген Татарстан мөфтиятендә «Абыстайлар җыены» дип исемләнгән беренче форум үтте. Әлеге форумга Татарстанның 35 районыннан мөслимәләр берлеге җитәкчеләре һәм Казанның барлык мәчетләреннән абыстайлар җыелды. Биредә республика абыстайлары үз эшчәнлекләрендә төп юнәлешләрне билгеләп, нәтиҗәле эш алып бару өчен бергәләп фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга җыелды.

Абыстайлар җыенын «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Коръән укып ачып җибәрде. Аннары сәламләү сүзләре һәм үгет-нәсыйхәтләр белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мөслимәләр берлекләре 2005нче елдан эшләп килә. Шул вакыттан бирле халыкка дини гыйлем бирү, гаилә кыйммәтләрен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау, балалар һәм яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә эш тәҗрибәсе формалашкан. Бүгенге җыелышта абыстайлар шушы һәм башка юнәлешләр буенча эшчәнлекне җәелдерү хакында киңәште.

Форумга нәтиҗә буларак, резолюция кабул ителде. Анда, аерым алганда, «Хәерле гаилә» дип аталган үзәкләр булдыру, республикада яшәүче татар-мөселман хатын-кызлары өчен милли кием җитештерүне дәвам итү, милли бәйрәмнәрдә, сабантуйда исерткечләр сатуны тыю буенча җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләр юллау тәкъдимнәре бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100